Машина тәгәрмәчләреннән ясалган фигураларга сокланып булмас
ЯҢАЛЫКЛАР

Машина тәгәрмәчләреннән ясалган фигураларга сокланып булмас

Тәгәрмәчләрдән ясаган аккошларга, төрле җанварларга бүтән сокланып булмаячак.

Бу фигуралар торган мәйдан хуҗасына 1 000 нән 2 000 сумга кадәр штраф каралган.

Бер ел вакытында бу үтәлмәсә, яңадан 2 000нән 3 000 сумга кадәр штраф түлисе була. Юридик затларга исә штраф 100 000 до 250 000 сумга кадәр каралган.

ГОСТ ның 12 бүлегендә «Вредные вещества. Классификация и общие требования безопасности» дигән урында автомобиль тәгәрмәчләре —  IV класслы куркыныч калдыкларга кертелгән, димәк, аларның табигатькә зыянын кире кайтарып булмый. Җәй көне алар чыгарган агулы матдәләр тагын да көчәя. Аларны яндырырга да ярамый, ә аерым махсус җиргә тапшыру сорала.

 

ЧЫГАНАК:  http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/men-sia-m

 


Нет комментариев