Ямьле, фольклор бәйрәм.
Балтай мордва халыкларының бәйрәме булып тора. Ул районыбызның бер авылында гына – Мордва Кармалкада уза.
"Балтай" бәйрәменең төп үзенчәлеге: "аю"ны өрәңге яфраклары белән бизәү йоласы һәм авыл урамы буйлап йөреп, иң соңыннан аны "чишендерү" йоласын үтәү.
Быел 7июньдә Мордва Кармалкада Балтай бәйрәме узачак.
Авыл мәдәният йорты хәбәр иткәнчә, бәйрәм авылның урман аланында, 10.00 сәгатьтә башлана.
Милли аш-сулар тәкъдим ителәчәк, иҗат коллективлары чыгышы була, мордва уеннары, «Аю» белән авыл урамнарын әйләнү, мордваларның «Шумбра чи оят ялгат» йоласын үтәү булачак.
Нет комментариев