Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Наил Сәйдәшев 500 фамилия табып, шәҗәрә төзегән кеше

Күптән түгел Казанда шәҗәрәләр тикшеренүе, эзләнү буенча “Минем нәсел шәҗәрәм” дигән республикакүләм конкурс узды.

Анда Лениногорскидан Наил Сәйдәшев катнашып, үз яшь төркемендә беренче урынга лаек булды.

Конкурсны Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырды. Нәсел агачы буенча конкурс җиңүчеләрен 5 яшь төркеменә бүлеп котладылар. Лениногорскида яшәүче Наил абый Сәйдәшев бишенче – олылар төркемендә үзенең проект эше белән җиңүче исменә лаек була.
-    Шәҗәрәләр конкурсына 200дән артык эш тәкъдим ителгән, бәйгедә Татарстан районнарыннан тыш, Самара өлкәсе, Чувашиядән, Пермь краеннан да катнашучылар бар иде. Мин “Сәйдәшевларның нәселе. Бабалар Ватанына кайту” темасына проект эше тәкъдим иттем. Җиде буын бабаңны беләргә кирәк, тиеш дип санала. Минем нәсел агачы 9 буынны берләштерә, шәҗәрәгә  500ләп кеше кергән, - дип сөйли Наил абый.

Узган ел аның “Бабалар Ватанына кайту” исемле китабы дөнья күргән иде. Китапта әтисе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Идрис Сәйдәшевның һәм шулай ук үзенең тормыш юлы хакында язылган. Китапны язганда Сәйдәшевларның нәсел агачын яңартырга туры килә. “Ул чакта шәҗәрәне төзегәндә Милли музейда эшләүче, туган якны өйрәнүче, педагог Роза Хәмитова китабына нигезләнеп эшләдем. Ул безнең авылыбызда яшәүче барлык нәселләренең шәҗәрәләрен төзегән. Безнең нәсел агачын мин яңа мәгълүматлар белән тулыландырдым. Нәселебездә украин, эстон, рус, казах, үзбәк, төрек милләтеннән вәкилләр булуы ачыкланды. Алар барысы да безнең шәҗәрәдә урын алган”, - ди  Наил ага.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев