Нефть промышленносте ветераны Рафаил Нурмөхәммәтов бүләкләнде
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Бүләкләргә икътисадый, социаль, мәдәни, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда 42 татарстанлы лаек булды.
Нефть промышленносте ветераны, "Татнефть" җәмгыяте директорлар Советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов Александр Невский ордены белән бүләкләнде.
Фото : https://president.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1815035.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев