Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Олы яшьтәге лениногорскилыларны «Оныгыгыз авария ясады» дип алдаганнар

Телефон мошенникларының курьеры булып эшләгән лениногорскилыга хөкем карары чыгарылды.


Шәһәр суды гаепле дип табылучы С. ны өч ел  сынау срогы белән, шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул шулай ук зыян күрүчегә китерелгән матди зыянны да кайтарырга тиеш дигән карар чыгарылды.

37 яшьлек лениногорскилыны суд РФ Җинаять Кодексы 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаятьләрнең ике эпизодын кылуда гаепле дип тапты.

Гаепләнүче С. билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча эш итеп, өлкән яшьтәге гражданнарны алдап,  акча алучыларның  курьер булып эшләгәнлеген ачыклады.

Эш материалларыннан күренгәнчә, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше, өлкән яшьтәге хатын-кызларның телефонын, алардан акча таләп иткән. Яше сиксәннән арткан ике ханыма ул оныкларыгыз юл-транспорт һәлакәте ясады, шуның нәтиҗәсендә имгәнүчеләр бар дип белдергән.  Оныклары җинаять эшенә җәлеп ителмәсен һәм  юл-транспорт һәлакәтеннән зыян күрүчеләр белән дуслык-татулык урнаштыру өчен акча кирәк булуын әйткән.

Мондый хәбәрдән югалып калган олы яшьтәге ханымнар, билгеле, булган бар акчаларын туплап, аны шалтыратучыга тапшырырга ризалашканнар. Алардан акчаны курьер килеп алачагы әйтелгән, ә крьерның кем булганлыгын чамалавы кыен түгел, ул нәкъ менә гаепләнүче С. булган. Курьер булып урнашкан С. , күрсәтелгән адреслар буенча килеп, акчалы пакетларны алып киткән.  Үз гамәлләре белән ул зыян күрүчеләргә 216 мең сумлык зыян китерә.

Суд утырышында гаепләнүче ВКонтакте социаль челтәрендәге сайтларның берсендә курьер булып эшләргә тәкъдим итүче белдерү укыган. Ул әйтелгән адреслар буенча барып акча алырга һәм карталарга күчерергә тиеш булган. Карта номерларын аңа смс хәбәр аша җибәргәннәр. Эш хакы ул алачак акчаның 10 процентын тәшкил итә. Әлеге белдерү С.та кызыксыну уяткан һәм ул телефон аша гына шушы “эшкә” урнашып та куйган. Яңа урнашкан “эшендә” ул нибары ике көн генә эшләп калган. Эчке эшләр хезмәте аның эзенә тиз төшкән.

Суд каршына баскач, С. кылган эшенә үкенүен белдергән, зыян күрүчеләргә  китерелгән зыянны капларга вәгъдә иткән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев