Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның бер авылында котыру чире буенча карантин кертелде

29 майдан котыру чире буенча карантин кертелде.

 

 Татарстан Президентының бу хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

“Татарстан Республикасы Лениногорск районы Тимәш авылында терлекләрнең котыру чире белән авыруы сәбәпле карантин кертергә”, – диелә документта.

Чикләү режимы гамәлдә булган вакытта йорт хайваннары сату һәм аларны әлеге территориядән алып чыгу, кыргый хайваннарны тотып, читкә алып чыгу, авыру малны ит өчен чалу һәм сөтен куллану тыела. Шулай ук сәламәт малның сөтен пастеризацияләмичә ризыкка куллану һәм сату, тиреләрен һәм йоннарын дезинфекцияләмичә сату да тыела.

 Документ текстында әйтелгәнчә, хайваннарның котыру чире белән авыруның соңгы очрагы теркәлгәннән соң, ике ай узгач һәм тиешле чараларны уздырганнан соң чикләү режимы бетерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев