Республикада балалары булган 90 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие ала
Социаль фонд аңлата.
Гаиләсендә бер кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 8 минималь размерыннан ким булган гаиләләр түләү алуга хокуклы.
Республикада балалары булган 90 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие ала. Түләү күләме гаилә кеременә бәйле һәм ул Татарстанда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% ын тәшкил итә ала. 2026 елда бу сумма 15 615 сумга тигез.
Гаиләнең бер кешегә исәпләнгән уртача керем хисабында эш бирүчеләр тарафыннан бала туганда яисә уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган матди түләүләр, шулай ук вакытлыча башка территорияләргә күченгән Курск өлкәсе халкына ай саен бирелә торган финанс ярдәме исәпкә алынмый.
Картлык буенча, туендыручысын югалту сәбәпле яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе дип исәпләнә. Исәпләү чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала.
Хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керемнәрдән тыш, керемнең минималь билгеләгәндә, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләнгән пособие дә исәпкә алына.
"Бердәм пособие балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң кирәкле чараларының берсе булып кала. Без аны ай саен түлибез, һәм ел башыннан түләнгән пособие күләме инде 12 млрд сумнан артып китте. 2026 елда үз көченә кергән барлык яңа кагыйдәләр уңышлы кулланыла, индексацияләнгән суммалар тулы күләмдә түләнә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев