Роспотребнадзор: су коенырга ярамаган пляжлар исемлегендә Лениногорск пляжы да бар
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзор: су коенырга ярамаган пляжлар исемлегендә Лениногорск пляжы да бар

Суның сыйфаты канәгатьләнерлек булмаганга күрә, Татарстанның тугыз пляжы коену өчен имин саналмый.

Бу хакта Роспотребнадзорның  ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, су Зур Аккош күлендә, «Локомотив» пляжында, Зәй һәм Мөслим районы сулыкларында санитар-химик таләпләргә; ә «Комсомол», «Түбән Заречье», «Локомотив» пляжларында, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Лениногорск һәм Мөслим пляжларында микробиологик күрсәткечләргә туры килми.

«Вирусология һәм паразитология күрсәткечләре буенча гигиена нормативларына туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», - диделәр ведомствода.

Идарә Казан һәм Татарстан районнары хакимиятләренә әлеге сулыкларда коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру буенча тәкъдимнәр җибәрде.

 

https://tatar-inform.tatar

Равил Сагитдинов фотосы


Нет комментариев