Сарабиккол авылы Сабан туе - районыбыздагы Сабантуйларны төгәлләячәк
Сарабикколда Сабантуй шәп булачак.
Районыбызның Сарабиккол авылында милли бәйрәмебез – САбантуй әле узмаган иде.
Анда бу атнада – 14 июньдә үтәчәк.
Сарабиккол авылында элек-электән Сабантуйлар башка авылларга охшаш булмыйча, үзгә уза иде. Анда даими рәвештә татар эстрадасы артистлары килә, шулай ук авыл үзешчән артистлары да профессиональ артистлардан ким чыгыш ясамый, балаларга бушлай туңдырма өләшкән чаклары да булды. Көрәштә җиңүчеләргә бүләкләрне дә саллы өләшәләр.
Быелгы Сабантуйның программасы белән танышыйк әле.
Сарабиккол мәдәният йорты хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, ат чабышлары, кабатланмас бәйгеләр көтә.
Махсус кунаклар – Татарстанның атказанган артисты, Сарабиккол аграр хуҗалыгының җитәкчесе – Илнар Сәйфиев, Лениногорскидан Регина Гыйззәтуллина, танылган баянчы Рөстәм Идиятов, үзенең моңлы җырларын республикага таныткан, авылда туып-үскән сандугач – Ләйсән Латыпова булачак.
Кыскасы, бәйрәм шәп булырга тиеш. Килеп, күреп китегез әле.
Башлана сәгать 10.00да.
фото: 2023 елгы архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев