Сугышлы авыл җирлегенә Юлтимер авылы да керә. Ике авылда да мәдәният йортлары эшли.
Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова хәбәр итүенчә, ике авылда да гөрләп яңа ел бәйрәмнәре узган.
- Быел башка форматта уздырырга булдык. Бәйрәмне Яңа ел алдыннан 30 яки 31 декабрьдә түгел, ә 2 һәм 3 гыйнвар көннәрендә уздырдык. Ял көннәре булганлыктан, тамашаларны карарга халык та күпләп килде, - ди Альбина ханым.
Барлык килүчеләр рәхмәт әйтеп киткәннәр. Читтән кайтучылар: "Эш көнендә булганда кайта алмый идек, инде берничә ел кайтканыбыз юк иде. Бик күңелле бәйрәм булды. Авылдашларны, классташларны күрдек, ял иттек", - дигәннәр.




Нет комментариев