Татарстанда 38,2 км озынлыкта сулыкларны чистарталар
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр.
Эшләр Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрга җитә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
2030 елга кадәр республикада табигатьне саклау буенча гомуми бәясе 2,3 млрд сумлык дүрт чара гамәлгә ашыру планлаштырыла. Финанслауның шактый өлеше — 2 млрд сумы федераль бюджеттан бүленеп бирәлә.
«Бездә экологик торышны яхшыртуга мохтаҗ 50 су объектыннан пул формалаштырылган. Гомуми сумма – 2 млрд сум тирәсе. Алар буенча проект-смета документациясе әзерләнгән инде, уңай бәяләмәләр алынган. Алар барысы да үз сәгатен көтә, без алар буенча эзлекле рәвештә эшләячәкбез, чараларга кертәчәкбез», – дип сөйләде Татарстанның экология министры Азат Җиһаншин.
Хәзер Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләре бара – аның озынлыгы 3,1 км тәшкил итә, эшләр 2025-2027 елларга исәпләнгән. 2025-2026 елларда куаклар киселде, вакытлыча юллар һәм юылу карталары ясалды, ләм суыртылды һәм чистарту эшләре алып барылды. Хәзерге вакытта эшләр якынча 40 процентка башкарылган.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-382-km-ozynlykta-sulyklarny-cistartalar-5927133
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев