Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 46 кеше утырган автобус әйләнеп капланган

Чирмешән районында Самара – Чаллы маршруты буенча хәрәкәт иткән шәһәрара автобус юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче идарәне югалткан, автобус юл кырыена төшеп капланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Салонда барлыгы 46 кеше булган. Алар арасында ике йөртүче һәм ике бала да бар.

Медицина ярдәме сорап 15 пассажир мөрәҗәгать иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр арасында балалар юк. Өч кешенең хәле авыр дип бәяләнә.

Юл һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә коткаручылар, махсус техника һәм санитар авиация вертолеты җәлеп ителгән.

 

ЧЫГАНАК  

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев