Татарстанда барыннан да бигрәк шикәр, бензин һәм торак-коммуналь хуҗалык кыйммәтләнде
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда барыннан да бигрәк шикәр, бензин һәм торак-коммуналь хуҗалык кыйммәтләнде

Июль аенда Татарстанда бәяләр июнь белән чагыштырганда 0,74 проентка арткан, дип аңлашыла Россия Банкы күзәтүендә китерелгән Росстат мәгълүматларыннан.

Республикада еллык инфляция 7,30% тәшкил итте, узган айдагы 7,26%. Бу Идел буе федераль округы (6,41%) һәм гомумән Россия (5,98%) күрсәткечләреннән югарырак.

Бер ай эчендә иң көчлесе азык-төлек булмаган товарлар кыйммәтләнде – 1,01 процентка. Аерым алганда, мотор ягулыгына бәяләр – 4,72 процентка, матбугат басмалары – 3,75 процентка, элемтә чаралары – 1,49 процентка арткан. Шул ук вакытта смартфоннар һәм чыбыксыз колакчыннар сумның көчсезләнүе фонында кыйммәтләнде.

Июльдә азык - төлек 0,55 процентка кыйммәтләнде. Барыннан да бигрәк шикәргә бәяләр – 7,64 процентка, ит продуктларына – 2,65 процентка, икмәк һәм күмәч эшләнмәләренә – 2,12 процентка арткан. Шикәр бер ел эчендә 20 процентка диярлек кыйммәтләнгән, кош ите – 15,72 процентка. Шул ук вакытта йомырка өченче ай рәттән арзанайды: июльдә алар бәядә 10,69 процентка төште.

Бер ай эчендә хезмәтләр 1,01 процентка кыйммәтләнде. Аерым алганда, рубльнең көчсезләнүе фонында чит ил сәфәрләренең бәясе арткан. Моннан тыш, 1 июльдән торакны карап тотуга тарифлар артты. Бер ел эчендә торак хезмәтләре фатирларны арендалауны исәпкә алмыйча 22,11 процентка кыйммәтләнде.

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев