Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа Lada Niva Travel автомобильләреннән һәм SOLLERS SF5 маркалы автобуслардан ачкычлар тапшырды.
"Күркәм традиция бар – зур вакыйгалар алдыннан, елга ике мәртәбә, без иң яхшы муниципаль җирлекләргә автомобильләр тапшырабыз. Эшебездә без муниципаль дәрәҗәгә-җирлекләргә, районнарга, шәһәрләргә таянабыз. Республикада барган үзгәрешләр, әлбәттә, безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә", - диде Татарстан Рәисе.
2026 елда конкурста гадәттәгечә барлык муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы – Казан һәм Яр Чаллы катнашты. Конкурс йомгаклары буенча шәһәр, район, авыл җирлекләре автопаркы 100 автомобильгә тулыланды, шулардан 96 җиңел авто һәм 4 автобус.
"Татарстан Республикасындагы эшләр барлык төбәкләрдә дә юк. Команда рухы һәм республикада урнашкан система теләсә нинди бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә", - диде РФ Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин.
2010 елдан башлап, муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында, Татарстан Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы үткәрелә. 2010 елдан башлап муниципаль милеккә 3 712 машина, шул исәптән 123 автобус тапшырылган.
Татар-информ
Нет комментариев