Татарстанда кишер бер атна эчендә 10 процентка диярлек кыйммәтләнгән
Бер атна эчендә Татарстанда яшелчәләрнең берничә төре, шул исәптән кишер дә, кыйммәтләнде, диелә Татарстанстат мәгълүматларында
Мәгълүматлар 15 июньнән 22 июньгә кадәр.
Кишер бәясе 9,35 процентка артып, килограммы 54,35 сумга җиткән.
Бәрәңгенең уртача килограммы 49,66 сумнан 53,98 сумга кадәр арткан (+8,63 процент). Чөгендер 5,63 процентка, килограммы 46,23 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, май аенда Татарстанда бәяләр узган ай белән чагыштырганда 0,16% ка арткан, еллык инфляция 6,29% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округы буенча (5,94%) һәм тулаем ил буенча (5,31%) уртача күрсәткечтән югарырак.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев