Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда су коенырга яраклы җиде пляж билгеле

Татарстандагы 24 пляжның 7се генә ял итәргә яраклы.

Әлегә бу исемлеккә Татарстан башкаласы керми – Казанның бер генә пляжында да су коену куркынычсыз булуын раслаган рөхсәт кәгазе юк.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Ул бүгенге көндә Зәй, Буа, Бөгелмә, Алабуга районнарында – пляжлар, Түбән Кама һәм Чаллыда – шәһәр пляжлары, Чистайда «Юность» пляжы су коенырга яраклы дип табылганын һәм ул пляжларга халыкны кабул итүгә рөхсәт бирелгәнен әйтте.

«Исегезгә төшерәбез, пляж санитар-эпидемиологик нәтиҗә алганнан соң гына файдалану өчен куркынычсыз», – дип искәртте Любовь Авдонина.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев