Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда юл буенда урнашкан кафеларга тәүлек әйләнәсе эшләргә рөхсәт иттеләр

Татарстан Хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле чикләүләргә үзгәрешләр кертте. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

 

Документ нигезендә, «торак пунктлардан читтә урнашкан юл сервисы объектларында» кичке 11.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтергә рөхсәт ителә.

«Әлеге карар ул рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң үз көченә керә», - диелә документта.

Шунысын да искәртик: 31 октябрьдән Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнде – алар кичке 11.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр үз эшен туктатырга тиеш. Чикләүләр «җәмәгать туклануы биналарында гражданнарга азык-төлекне биреп чыгару, заказлар китерү, аэропорт һәм вокзаллар территориясендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә» кагылмый. 

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев