Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбендә Риза Фәхреддинне искә алу гыйлем буенча көч сынашып үтте

Түбән Чыршылы мәктәбендә мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин айлыгын төрле юнәлеш эшчәнлеге белән үткәрделәр һәм тагын бер кат аның нәсыйхәтләре – җуелмас рухи хәзинә икәнен искә төшерделәр.

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас”, -   дип язган бит галим.

Гыйнвар ае – мәшһүр дин белгече, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдинне бүләк иткән ай. Шушы уңайдан Түбән Чыршылы мәктәбендә узган чаралар  галим истәлегенә багышланды. “Укучылар уку, язу, исәпләү күнекмәләре, шахмат - шашка уйнау осталыгы буенча ярыштылар. Әлбәттә, бу эшләрнең девизы булып, Риза казыйның нәсыйхәтләре торды”, - дип сөйли мәктәпнең татар теле укытучысы Алсу Муллагалиева.

Һәр сыйныф өстәл китабына әйләнгән нәсыйхәтләрдән әдәпләрне искә төшереп, укучылар алдында чыгыш ясаганнар. Әйтергә кирәк, Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары Риза Фәхреддин мирасы белән бик яхшы таныш.

Түбән Чыршылы мәктәбендә Риза Фәхреддингә багышланган чараларга соңыннан нәтиҗә ясалды. Күп кенә укучыларыбыз матур күрсәткечләргә ия булды, ди Алсу Виловна. 

Әйтик, математикадан иң тиз исәпләүче – Алисә Вильданова, матур язучы –  Лилия Вильданова, Риана Вафина, йөгерек укучылар – Әлфис Хасаншин, Илфинә Хөснуллина, Динислам Әхмәтшин, Егор Савельев, оста шахматчылар - Азамат Әхмәдиев, Руслан Черашов, шашка буенча - Егор Савельев, Нариман Кадыров. 

"Гыйлем - күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештергән", - дип язып калдырган мәшһүр укытучыбыз. Галим нәсыйхәтләре буенча укучылар үз фикерләрен белдереп язганнар һәм аларны зур стендка беркетеп куйганнар.

фотолар: мәктәптән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев