Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы авылында яшәүче Хәдичә апа Вагизова үләннәрдән чәй ясап, махсус хәрби операциягә җибәрә

Урдалы авылында яшәүче Хәдичә апа Вагизова үзенең күңеле җылысын биреп үстергән үләннәрен чәй итеп ясап, махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә җибәрергә уйлаган.

“Бераз ярдәм булыр, шифалы үләннәр егетләргә көч һәм хәл кертеп җибәрер”, - ди ул.

Хәдичә Вагизова – Урдалы авылында яшәүче уңган-булган ханымнарның берсе. Ул тегә дә, бәйли дә, чигә дә. Үз куллары белән чиккән мендәр тышлары күз явын алырлык. Ул  бик яшьли бәйләү эшенә керешкән, балаларына да кофталар, носкилар бәйләп кидергән. 

“Аның кул эшләре сокландыргыч. Матур үрнәкләр белән башмаклар, урындык өстенә япмалар һәм тагын бик күп бәйләгән кул эшләре бар. Өйдә һәр почмакта Хәдичә апаның кул эшләре – хезмәт җимешләре”, - ди Урдалы китапханәчесе Минзилә Җиһаншина.

Хәдичә Вагизова – Урдалы авылында 38 ел “Муса Җәлил” колхозында бухгалтер, кассир вазифаларын алып барган. Тырышып эшләгән.

Хәдичә апа ире Наил абый белән –  әрәмә буйларын, ташландык җирне гөлбакча итеп ясаучы гаилә дә. “Төрледән-төрле агачлар утыртып, агач төпләрендә чәчәк клумбалары ясап куйдылар алар. Чын мәгънәсендә уңган-булганнар”, - ди Минзилә ханым.

Ире белән 4 балага тормыш бүләк иткәннәр. Балалар барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Бүгенге көндә Хәдичә апа ялгызы гына яши. Биш дистә елга якын шатлыгын да, кайгысын да бүлешеп гомер иткән ире – гүр иясе. Ә тормыш дәвам итә. Хәдичә апа шифалы үләннәр үстерә. Аларны аннары җыя, киптерә. Һәм барысын да кушып, чәй итеп ясарга, хәрби операциядәге егетләргә җибәрергә  уйлаган һәм ниятен мәдәният, китапханә хезмәткәрләренә җиткергән. 

“Без чәй тутырыр өчен капчыкларга заказ бирдек. Аннары капчыклар белән Хәдичә апаның өенә бардык. Бергәләшеп, шактый күп – 400ләп чәй пакеты тутырдык. Әле киптерелгән үләннәр калды. Без аларны клубка алып киттек. Тутырып бетерәчәкбез. Билгеле булганча, без мәдәният йортында хәрби операция өчен ярдәм итү эшләре башкарабыз”, - дип сөйләде Минзилә Җиһаншина. 

Әйе, Урдалы авылы халкы хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә окоп шәмнәре дә ясадылар, маскировка челтәре дә үрәләр, әле менә яңарак кына токмач кискәннәр. 

Шушы игелекле эшкә Хәдичә апа да шифалы үләннәрдән ясалган чәйләр белән  кушылган. Әле мәдәният йорты хезмәткәрләренә киткәндә бер тартма сабын да биреп җибәргән, МХОдагы егетләр өчен дип. Монысын авыл башлыгы Николай Заокопный телеграм-каналында хәбәр итте. Ул да Хәдичә апага һәм авыл халкына ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерә.  

фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев