Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлы авылы китапханәсендә әниләргә багышланган әдәби чара үтте

Кадерле кешеләребезнең бәйрәме.

Урмышлы авылы китапханәсендә олылар өчен әниләргә багышланган әдәби чарага китапханәнең тугры китап укучы олы яшьтәге апалары җыелды.

Чараны алып баручылар – китапханәче Гөлия Галиева һәм мәдәният йортыннан Ландыш Локманова бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, башка илләрдә ничек билгеләп үтүләре турында сөйләделәр.

Чара барышында әниләргә багышланган җырларны, шигырьләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.

Ландыш һәм Ринат Локмановлар башкаруында җырлар яңгырады.

Әниләрнең фотографияләре куелган "Тормыш аналардан башлана"дигән стенд оештырылган иде, аны карадылар.

Китапханәче "Рәхмәтлемен сиңа әнием" китап күргәзмәсе белән таныштырды. Соңыннан исә бергәләп чәй табыны артында аралашып, сөйләшеп утырдылар.


Фотолар: китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев