Урмышлы авылыннан кечкенә Язилә Халыкара бәйгедән призлы урын алып кайтты
Бүләкләнү 18 февральдә узды.
Казанда, Г.Камал театрында Халыкара “Җәлил укулары” нәфис сүз әдәби бәйгесенә йомгак ясадылар. Бүләкләнүчеләр арасында Урмышлы мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүче Язилә Хәбибуллина да бар.
Язиләгә – 6 яшь. Ул әлеге халыкара конкурста Муса Җәлилнең “Сәгать” шигыре белән катнашты. Һәм бәйгедә аңа икенче урын бирелде.
Әйтергә кирәк, Халыкара “Җәлил укулары” нәфис сүз бәйгесендә Лениногорск данын яклап, Урмышлылар узган ел да катнаштылар, ул чакта Сөмбел Хәбибуллина беренче урын яулады.
«Муса Җәлил укулары»на Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Азербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән булган. Быел шигырьләр 21 телдә яңгыраган. 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста 107 кеше – җиңүчеләр билгеләнгән.
Халыкара бәйгенең финалына чыгучыларны Казан музейларына, шулай ук муса Җәлил музеена экскурсияләргә алып барганнар, күренекле шәхесләрдән мастер-класслар тәкъдим иткәннәр.

.jpeg)

.jpeg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев