Урмышлы мәктәбе укучылары төбәкара олимпиадада призлы урыннар алдылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлы мәктәбе укучылары төбәкара олимпиадада призлы урыннар алдылар

Төбәкара «Ябалак» олимпиадасы.

Чаллы шәһәрендә  татар мәктәпләрендә укучы 3-5 нче сыйныфлар арасында берничә фәнне берләштергән (татар теле, математика, география, биология, тарих)   "Ябалак"  татар телле төбәкара олимпиада узды.

Конкурс бишенче тапкыр үтте.  Олимпиаданың тагын бер үзенчәлеге – укучыларның эшләрен ZipGrade дигән махсус программа тикшерә. Ә бу нәтиҗәләрне дөрес, төгәл һәм тиз итеп чыгарырга ярдәм итә. 5нче сыйныфлар математика, татар теле, тарих, биология ,география фәннәреннән  бер сәгатьтә 50 минутта биремнәрне чишеп өлгерергә тиешләр иде.

Урмышлы мәктәбенең  4 нче сыйныф укучысы Бадгутдинов Рамазан, Джураев Исмаил, 5 нче сыйныф укучылары Хабибуллин Сабир, Минибаев Алмазлар биредә көчләрен сынады.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча: Сабир Хәбибуллин 2 урын,  Алмаз Минибаев 3 урынга лаек булды. Укучыларга алга таба да зур уңышлар телибез.

 

 

 

  


Нет комментариев