Якташыбыз Фәридә Зәкиева өр-яңа җыр тәкъдим итә
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Фәридә Зәкиева өр-яңа җыр тәкъдим итә

Шушы көннәрдә Яңа Иштирәктә яшәүче, җыр-музыканы яратучы Фәридә Зәкиева шатлыгы белән уртаклашты.

 


Ул өр-яңа җыр яздырткан. Җыр – “Әнием кадерлем” дип атала. Җырның сүзләрен  Гөлфия Шакирова язган, көен Мурат Гайсин иҗат икән. Аранжировка – Азат Галимуллин.

Исегезгә төшерәбез: Фәридә туган авылы Яңа Иштирәк турында да җырны дөньяга таныткан иде.

Фәридәне чираттагы уңышы белән котлыйбыз! Иҗат үрләре телибез.

Җырны ВКонтакте челтәрендә тыңлый аласыз

 


Нет комментариев