Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Йөткерүдән мандарин кабыгы

Соңгы вакытта күпләр ютәлне дәвалый алмаудан зарлана. Йөткерүдән мандарин кабыгы булыша. Мандаринны юып әрчисең дә кабыгын кайнап торган ике стакан суга салып кайнатасың. Суынгач, сөзеп алып, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәсең. Дәвалану максатыннан төнәтмәләр әзерләгәндә, эмаль савыт кулланырга киңәш итәм. Дару үләннәрен кайнаткач, савытыбыз саргая дип тә әйтүчеләр бар....

Соңгы вакытта күпләр ютәлне дәвалый алмаудан зарлана. Йөткерүдән мандарин кабыгы булыша. Мандаринны юып әрчисең дә кабыгын кайнап торган ике стакан суга салып кайнатасың. Суынгач, сөзеп алып, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәсең.
Дәвалану максатыннан төнәтмәләр әзерләгәндә, эмаль савыт кулланырга киңәш итәм. Дару үләннәрен кайнаткач, савытыбыз саргая дип тә әйтүчеләр бар. Савытыгызны жәлләмәгез, аннары китеге, чатнаган урыны булганын да кулланмагыз. Алар белән бергә суга авыр металл кушылмалары эләгергә мөмкин.
Температураны төшерү өчен аякларны аш серкәсе белән уарга киңәш итәм. Бу ысул кечкенә балаларга да ярый.

PS. Рецептны кулланыр алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез!

https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев