Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

"Заман сулышы"ның актив язылучылары һәм укучылары

Безнең иң тугры газет укучыларыбызның күбесе районда яши. Шуларның берсе – Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова. “Заман сулышы” газетын 1983 елдан бирле үк яздырып килә икән. Менә бит, инде 37 ел газетыбыз белән бергә. Сокланмый һәм горурланмый мөмкин түгел!


-    «Заман сулышы» район газетыннан Мичурин мәктәбендә эшли башлаганнан бирле аерылганым юк.  Бер санын да калдыйрмыйча укып барам һәм Лениногорск районында шундый газет чыгып килүе белән мин бик тә канәгать.
Бик эчтәлекле, бизәлеше ягыннан да бик матур газет. Монда барлык яңалыклар, мөһим вакыйгалар турында языла. Районда, регионда нинди үзгәрешләр барыгы белән дә танышырга була. Аеруча да миңа кешеләр турындагы язмалар ошый. Алар бигрәк тә күңелгә якын, чөнки үз районыбыз кешеләре. Газетны үзем генә түгел, авылда яшәүче туганнарым, танышларым да укый, һәр атна көтеп алабыз “Заман сулышын”. Газет битләрендә телепрограмма булуы да бик яхшы. Бу бик уңайлы, чөнки программа эзләп, башка газетлар эзләп йөрисе дә юк. Игъланнар бар, җирле җитәкчелек тарафыннан оештырылган чаралар турында хәбәр итеп торалар. Болар барысы да бик кирәкле. Инде бик күп еллар район газеты белән бер сулышта яшим. Үзем дә төрле-төрле темаларга багышланган материалларымны җибәреп торам, - ди ул.

Динара Динекаеваның гаиләсендә дә нәкъ шулай булган. Район газеты һәрвакыт аларның гаилә газеты булып килгән. Инде үз гаиләсен коргач та, бу матур гадәтне үзенең балаларында формалаштырырга тырыша ул. Өч егетнең әти-әнисе булуларына карамастан, Динекаевлар балаларны тәрбияләргә дә, түгәрәкләргә йөртергә дә, өйне тәртиптә тотарга да, шул ук вакытта газет укырга да вакыт таба.   
-    Заман сулышы” газетын бик яратып укыйбыз һәм һәрвакыт яңа санны көтеп алабыз. Район газеты ул иң беренче чиратта мәгълүмат чыганагы. Нинди яңалыклар, үзгәрешләр булганлыгы турында белеп торабыз. Кирәкле дип тапкан, файдалы мәгълүматны, мәсәлән, төрле законнар, үзгәрешләр турындагы материалларны кисеп алып, документлар янында саклыйбыз.
Ә инде газет битләрендә туганыңны яки танышыңны күрсәң, ул аеруча шатлыклы була. Шунысы белән дә газет күңелгә бик якын. Белгән кешеләр турында газет битләрендә язганнары белән танышып, аларны ничектер икенче яктан да ачасың.

Газетка язылуның тагы бер максаты – балаларны да газет укуга җәлеп итү. Чөнки алар кечкенәдән үк газет белән кызыксынырга тиеш. Телевизор карап, интернетта утырып вакыт үткәрүгә караганда, газет уку күпкә файдалырак дип саныйм. Аның төсле булуы да үзенә җәлеп итә. Моннан тыш, аның ана телендә чыгып килүе  бик әһәмиятле. Олы улыбыз Дамир сканворд чишәргә ярата. Телен шомарта. Чыккан материаллар белән кызыксына. Ике яшьлек улыбыз Ислам да, рәвешен китереп, аягын аякка куеп, газет укыган була, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев