Лениногорскида 1нче сыйныф укучысын бәрдергәннәр
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида 1нче сыйныф укучысын бәрдергәннәр

28 октябрь көнне шәһәрдә Гагарин урамы, 10нчы йорт тирәсендә”Фольксваген Поло” машинасын йөртүче 2013 елгы баланы бәрдерә. Бу хакта Лениногорск ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

 

Машина Гагарин урамыннан хәрәкәт иткән вакытта 1 сыйныф укучысын бәрдерә. Укучы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, тиешсез урында юл аркылы чыга торган булган. 1959 елгы шоферның машина йөртү стажы – 40 ел. Ике ел эчендә 1 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган, штрафны түләгән. Укучы малайны Яр Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

 


Нет комментариев