Кышкылыкка солянка әзерләү рецепты
Аш-су бүлмәсендә

Кышкылыкка солянка әзерләү рецепты

Хатын-кызларга хәзер нинди аш пешерим икән дип баш ватасы юк. Җәй аенда әзерләп куясың да, кыш буе тәмләп ашыйсың. Шуларның берсе — әзер солянка.

Солянка әзерләү өчен кирәк булачак: 

2 кг. кәбестә, 2 кг. помидор, 1 кг. суганны турыйбыз, 1 кг. кишерне кыргычтан уабыз. 

Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 10 данә кара борыч (10 штук), 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез.

Теләгән кеше солянкага гөмбә дә сала ала. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк.

Тәмле булсын! 

Мәгълүмат "Буа кызлар" төркеменең ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битеннән алынды. 

Фото: Лениногорск-информ

 

 


Нет комментариев