Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

24 мартта, якшәмбегә каршы төндә, һава торышы начарлану фаразлана

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томанның бик куркыныч булырга мөмкинлеген искәртә.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 24 мартта төнлә һәм иртән, урыны белән республика территориясендә һәм Казанда томан көтелә», - дип сөйләделәр агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бик кирәк булмаганда томан вакытында торак пунктлардан чыкмаска киңәш итә. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары алырга кирәклеге искәртелә.

Шуны истә тотарга кирәк: томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, тормозга кискен басу һәм икенче полосага саксыз, кинәт күчүләр булдырмаска киңәш итәләр. Җәяүлеләрдән юлларда аеруча игътибарлы булулары, автомобиль каршыннан йөгереп чыкмаулары сорала. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/23/183168/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев