Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

Бүген көндезге икедән 16 февральдә иртәнге алтыга кадәр республика территориясендә һәм Казанда кар явуы, буран һәм көчле җил көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә Татарстанда һава торышы шактый начарланачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндезге сәгать икедән 16 февральдә иртәнге алтыга кадәр республика территориясендә һәм Казанда кар күп явачак, көчле җил һәм 500 метрга кадәр күз күреме начарлану белән буран булырга мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына шуны искәртә: буран вакытында шумый торган аяк киеме әзерләргә кирәк, ә урамда ашыкмыйча, сак кына йөрергә киңәш ителә. Өлкән яшьтәге кешеләргә очында резина булган махсус таяк куллану әйбәт.

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары һәм навигатор булдыру мөһим.

Буран һәм бозлавык хәрәкәтнең барлык катнашучылары өчен дә җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга һәм кискен үзгәртеп корулар һәм тормозга басуны булдырмаска, шәһәрдән читкә чыгудан мөмкин булган кадәр тыелып торырга кирәк.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X