Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Көндез һава температурасы +15...+20 градус җылы булачак.

Иртәгә, 24 апрельдә, Татарстанда төньяк циклон хакимлек итәчәк. Атмосфера фронты узганда, урыны белән яңгырлар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары +1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республика территориясенең күпчелек өлешендә +15...+20 градуска кадәр җылы була. 

25 апрельдә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк. Бераз яңгырлар булачак. Төнлә һава температурасы +3 градус, көндез +14...+19 градуска кадәр җылы булачак.

26 апрельдә көннәр чагыштырмача салкынайтачак. Көндез һава температурасы +10...+15 градустан артмаячак. 

Ял көннәрендә һава торышы үзгәрүчән булачак. 27 апрель, шимбә төнендә термометр баганалары нульгә кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында +14...+19 градуска кадәр җылы көтелә. Шул ук вакытта явым-төшемнәр аз булачак.

Якшәмбе көнне атмосфера фронты яңгырлар китерәчәк. Көндез һава температурасы +11...+16 градустан артмаячак.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185090/

Фото: архив
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X