Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда мартның соңгы атнасы җылы булачак

Республиканы атлантик циклон сериясеннән тотрыксыз һава шартлары көтә.

Якындагы көннәрдә Татарстанда тотрыксыз һава торышы булачак. Төнлә температура нульдән түбән булса, көндез нульдән югары булачак. Шул ук вакытта мартның соңгы декадасында нормадан җылырак булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде.

Аның сүзләренчә, республикада мартның күпчелек көннәрендә атлантик циклон аркасында аномаль җылы булды. Атлантикадан килгән һава массасы төбәккә төньяктан салкын һава кертми. Март азагында температура шулай ук нормадан 3 градуска югары булачак.

«Мартның беренче декадасында температура нормадан уртача 5 градуска югары булды, икенче декадада – 4 градуска», — диде Ирина Трущина.

Якындагы көннәрдә циклоннар аркасында республикада тотрыксыз һава торышы булачак. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Шимбә көнне төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында бозлавык булырга мөмкин.

«Температура төнлә -5 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +6 градуска кадәр күтәреләчәк. Дүшәмбе республикада буран, секундына 18 метрга кадәр җил булырга мөмкин», — дип кисәтте Татарстан Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе.

Ирина Трущина шулай ук республикада апрельдән алып ноябрьгә кадәр һава торышын әйтте. Бу чорда Татарстанда температура норма кысаларында булачак. Бары тик августта гына нормадан җылырак булачак. Явым-төшем дә узган еллардагы кебек, бары тик июньдә генә аз булуы көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/22/183121/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев