Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алдагы ике елда унбиш районда, шул исәптән Лениногорск районында сөтчелек комплекслары төзеләчәк

2019-2021 елларда Татарстанның унбиш районында сөтчелек комплекслары төзеләчәк. Бу Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Әтнә, Алексеевск, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Лаеш, Саба, Лениногорск, Нурлат, Тукай, Ютазы районнары.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин “2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты” закон проекты буенча чыгыш ясады.

“Агросәнәгать комплексында инвестицион проектлар ниятләнә. “Алабуга” махсус зонасы территориясендә шампиньон комплексы төзеләчәк. Әлки районында сыр һәм сыер мае җитештерү буенча завод эшләтеп җибәрү күзаллана. “Казан сөт комбинаты”нда җитештерү күрсәткече елына 100 мең тоннага кадәр җитәрлек итеп яңарту, киңәйтү көтелә”, - диде Пелевин.

Шулай ук, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә тегермән комплексы төзелеше ниятләнә. Җитештерүчәнлек күрсәткече тәүлегенә 60 тонна тәшкил итәчәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195149/

Фото: архив/Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X