Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгы министры район аграрийларына мал санын сакларга кушты

Лениногорск районына эшлекле сәфәр белән республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә кырларны вертолеттан күзәтте, аннары аграр предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары белән очрашты.

Авыл хуҗалыгы министры кырларда корылык нык сизелүен әйтеп узды. Шулай ук уңышның төрле хуҗалык кырында төрлечә чыгачагын билгеләп үтте. “Булган икмәкне җыярга, көтеп торып булмый. Шулай ук мал азыгы әзерләүгә нык игътибар бирергә. Корылык, эсселек мал башын киметүгә сәбәпче була алмый”, - диде министр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен бирелүче субсидияләрнең өченче кварталда килеп ирешәчәген әйтте.
Министр күпьеллык үлән орлыкларын чистартучы заводта, теплица комплексы эшчәнлеге белән дә танышты.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1992471.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев