Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авылларда техник күзәтүләр узды (ФОТОЛАР)

Муниципаль район авылларында алдан расланган план буенча 13 майдан 22 майга кадәр физик затларның техникаларына техник күзәтүләр узды.



Техник күзәтүләр вакытында техниканың документлары тикшерелде, тракторист-машинистның таныклыгы, ОСАГО полисы барлыгы тикшерелде, машина һәм аларның тагылмаларының техник торышы да игътибарга алынды.

Техник күзәтү узучы трактор һәм тагылма хуҗасына таныклык тапшырылды. Җитешсезлеге ачыкланган техникалар буенча яңадан күзәтү узарга кирәк булачак.

Техникаларны күзәтүгә актив рәвештә куючы авыллар арасында: Яңа Иштирәк, Түбән Чыршылы, Иске Куак, Кирлегәч, Куакбаш, Урмышлы, Урдалы бар.

Әлеге чарага битарафлык күрсәтүчеләр: Федотовка, Мордва Кармалка.

 

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы.

Фотолар: Гостехнадзор бүлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев