Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Биектау районында карлыганны комбайн белән җыялар

Биектау районының Ямаширмә авылында берничә атна кара карлыган җыялар. Быел фермер ярымрәтле JAREK 5 комбайны сатып алган.

Көнгә мондый техника 5 гектар карлыганны эшкәртергә сәләтле, бу җиләкләрне мөмкин кадәр күбрәк җыярга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тимур Усманов җиләк культуралары үстерү белән 2015 елдан шөгыльләнә башлый. «Миңа карлыган үстерү ошый, аның агротехникасын аңлыйм. Карлыганның өч сортын үстерәбез — Бен Хопе, Бен Тиран, Тисел», — ди Тимур Усманов.

2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы министрлык ярдәме белән сугару эшләренә субсидия алган.

20 гектар мәйданда ул хәзер үк карлыган, кура җиләге һәм бөрлегән үстерә. Киләчәктә җиләк плантациясен киңәйтергә уйлый — киләсе елда фермер тагын 10 гектарда кара карлыган утыртуны планлаштыра.

 «Курант» җиләк-бал фермасында карлыганның беренче уңышын якын-тирә авылларда яшәүчеләр җыя, еш кына Казаннан киләләр. Биредә даими рәвештә 5 кеше эшли һәм сезонлы хезмәткәрләр җәлеп ителә.

Җыелган җиләкләрне хуҗалык Казан базарларында, челтәр кибетләрендә сата, шулай ук башка төбәкләргә дә җибәрә. Үстерелгән продукцияне эшкәртү дә оештырылган.

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев