Заман сулышы

“ГАЛИМОВЛАР” КФХда сыер саны 9 дан 46га җиткән

Әнә Керкәле авыл җирлегендә урнашкан Галимовларның фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. 2013 елның башында оешып, Керкәленең ташландык фермаларын ремонтлап, үз эшчәнлекләрен шуннан башлап җибәрәләр. Алар бәхетенә, «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль программасы старт алып, гамәлгә керә, Наил абый, районда беренчеләрдән булып, шунда катнашып, грант ота. Грант сүзе кыска гына...

Реклама

Әнә Керкәле авыл җирлегендә урнашкан Галимовларның фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. 2013 елның башында оешып, Керкәленең ташландык фермаларын ремонтлап, үз эшчәнлекләрен шуннан башлап җибәрәләр. Алар бәхетенә, «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль программасы старт алып, гамәлгә керә, Наил абый, районда беренчеләрдән булып, шунда катнашып, грант ота.


Грант сүзе кыска гына үзе, ә аның артында никадәр кәгазь эше, артыннан йөрүләр - боларны үзләре генә беләдер. Шулай ук җирле бюджетның ярдәме ярап куя. Тугыз баш сыердан башланган терлекчелек бинасында хәзерге көндә 102 баш мөгезле эре терлек, шуның 46 сы савым сыеры, таналар, бозаулар бар. Шулай ук аерым бинада сарыклар өчен урын ясалган, анда 90 баш мирон токымлы сарык асрыйлар.
- Алма пеш, авызыма төш, дигән вакытлар артта калды, - ди Илшат Галимов (авт. Наил абыйның улы, алар бергәләшеп эшлиләр). Хәзер үзеңә эшләргә кирәк. Авыр булса да, тырышабыз. Ел саен мал башы артып тора. Фермер хуҗалыгында эшчеләр әйбәт кенә эшли, хезмәт хакына зарланучы юк, - ди ул.
Биредә җиде кеше ел әйләнәсендә эшли, тагын икесе сезон вакытында. Ике сыер савучы сыерларга хезмәт күрсәтә. Аларга хезмәт хакы күпме сөт савуларына карап түләнә, ә көтүче 20 мең ала икән. Бүгенге көндә бер сыердан 17,5 литр сөт савып алалар. Хуҗалыкта танк-суыткыч та бар. Әлбәттә, азык өчен җирең кирәк. Галимовлар 200 гектарга якын җир эшкәртәләр. «Әле менә 186 төргәк печән кайтты, кырда ике механизатор печән әзерләүдә эшли, тагын алып кайтасы бар әле», ди Илшат Наилевич.
Кырда күпьеллык үлән, арпа, солы чәчәләр. Яфрак азык әзерләгәннәр - себеркеләр киптерергә эленеп куелган. «Лизинг-грант» программасы буенча алынган «МТЗ-82» тракторы - аларның җир эшкәртүдә төп ярдәмчесе. Быел көзгә шул программа буенча тагын куәтле техника алырга исәпләп торалар. Моннан тыш, «Т-4» тракторына, йөк машинасына да һәрвакыт эш җитәрлек. Пресс-җыйгыч, печән әйләндергеч, ургыч кебек тагылма җайланмаларны кредитка алганнар. Хуҗалык аена 42 мең сум кредит түләп бара, әле тагын янына салымнар һәм башкасын кушсаң, башлар әйләнерлек...
Фермерны сөтне сатып алу бәясе түбән булу борчый:
- Узган ел 14 сумнан төшмәгән иде. Быел бөтенләй кимсетәләр: 12-13 сум. Ә бит чыгымнарның исәбе-хисабы юк, бер литр солярканы да 35 сумнан сатып алабыз. Чарасызлыктан сөтне читкә - Самара ягына тапшырырга мәҗбүр булабыз, - ди Илшат Галимов. Анда 18 сумнан тапшыралар икән. Чыннан да, юк бәягә сыйфатлы продукцияне, хезмәтне әрәм итеп булмый.
Галимовларның фермер хуҗалыгы оештырып җибәрүләренә авыл башлыгы Галия Шириязданова да шатлана. «Фермалар бик ташландык хәлдә иде, ясап, гөлт иттереп куйдылар», ди ул. Шулай инде, колхоз-фәлән булмагач, авылның үзәге кебек бит алар, халыкны эш белән дә тәэмин иткәннәр. Башлаган эшләре тагын зур уңышлар китерсен.
Розалия Мостафина,
автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: