Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кредит “җимешләре”

Авыл җирендә үз хуҗалыгың белән яшәп көн итүчеләргә дәүләтнең ярдәме бар. Ул - 2006 елдан башланган шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредит бирү. Дөрес, әлеге кредитны алу өчен кәгазь-белешмәләр артыннан иренмичә йөрергә кирәк булачак. Ләкин бернәрсәне дә җиңел генә кулыңа китереп тоттыручы юк. Эшләп тапкан акча кадерле дигәндәй, үзең төрле бусагалар таптап...

Авыл җирендә үз хуҗалыгың белән яшәп көн итүчеләргә дәүләтнең ярдәме бар. Ул - 2006 елдан башланган шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредит бирү. Дөрес, әлеге кредитны алу өчен кәгазь-белешмәләр артыннан иренмичә йөрергә кирәк булачак. Ләкин бернәрсәне дә җиңел генә кулыңа китереп тоттыручы юк. Эшләп тапкан акча кадерле дигәндәй, үзең төрле бусагалар таптап алынган кредит та файдага булачак. Әлеге кредитны мал-туар, кош-корт, авыл хуҗалыгы техникасы һәм маллар торган биналарны төзекләндерүгә тотарга була.


2006 елдан алып, шушы елның 1 апреленә кадәр Лениногорск районы буенча 1 мең 73 кредит алынган, гомуми суммасы - 152 миллионнан артык. Ә ел башыннан 1 апрельгә кадәр булган аралыкта 10 миллионнан артык суммада 50 кредит бирелгән. Авылларның кайсы дәүләттән никадәр ярдәм алганлыгы турында түбәндәге таблицада күрергә була.
Беренче графада - авыл җирлекләре, икенчедә - шәхси хуҗалыклар саны, өченчедә - алынган кредит саны, дүртенчедә - шул кредитның суммасы (мең сумнарда). Мәгълүмат 1 апрельгә
Глазово 157 - -
Зәй-Каратай 521 2 570
Зеленая Роща 360 3 900
Ивановка 365 - -
Иске Иштирәк 478 2 490
Иске Куак 325 1 70
Иске Шөгер 395 3 620
Кармалка 193 1 30
Керкәле 346 3 920
Кирлегәч 232 1 179
Куакбаш 373 5 670
Мичурин 242 1 100
Мөэмин-Каратай 111 - -
Писмән 580 - -
Сарабиккол 270 3 300
Сугышлы 390
Тимәш 900 1 300
Туктар-Урдалысы 337 2 450
Түбән Чыршылы 387 1 50
Урмышлы 210 6 1015
Федотовка 222 1 50
Шөгер 886 9 1670
Яңа Иштирәк 227 1 200
Яңа Чыршылы 235 - -
Шәһәр буенча 4000 4 1420
Әлеге акчалар нәрсәгә тотылган соң? Барлыгы 24 баш сыер алынган (авыл хуҗалыгы идарәсеннән бирелгән таблицада сыерлар янына башмак таналар һәм 18 айдан зур булган бозаулар да кертелгән). Шуның иң күбен урмышлылар (10 баш) алган. Бездә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә күп икән. Моның шулай икәнлеген Федотовка авылында 19 умарта корты оясы, Керкәледә - 16, Сарабикколда - 10 оя алынганлыгы дәлилли. Барлыгы 14 берәмлек авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазлар алынган. Аның белән Иске Иштирәк (3 берәмлек), Федотовка (4 берәмлек), Куакбаш (3 берәмлек) авыллары үз хуҗалыкларын тәэмин иткән. Барлык кредитның 16 данәсе мал-туар өчен бина төзү һәм төзекләндерүгә тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит

2
X