Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кырларның урып-җыюга әзерлеген спутник фотолары буенча билгели алачаклар

Цифрлаштыру Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында мөһим роль уйный. Татарстан аграрийлары кырларның әзерлеген дә спутник фотолары аша билгели алачак.

Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән узган киңәшмә барышында сөйләделәр.

РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин билгеләп үткәнчә, бу хуҗалык җитәкчеләренең һәм агрономнарының эшен өстәмә финанс чыгымнары тотмыйча бөтенләй яңа шартта эшләргә мөмкинлек бирә.

Сервис бушлай булачак.  Кырлар буйлап даими йөреп торырга кирәкмәячәк. Моннан тыш, спутник мониторингы барлык кырларны  күрергә һәм аның төрле өлешләрендә уңыш өлгерешен анализларга мөмкинлек бирә. Ә кыр буйлап йөргәндә, еш кына кырларның уртасында түгел, ә аларның читендә генә өлгерү дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин.

Моннан тыш, бер хуҗалыкта төрле кырларның өлгерү дәрәҗәсен анализлап, урып—җыю кампаниясендә катнашучы техника паркын һәм белгечләрне бүлүне нәтиҗәлерәк итәргә мөмкин.

Махсуслаштырылган порталда NDVI индексы буенча урып-җыюга нинди кырларның әзер булуын билгеләргә мөмкин – индекс күпме түбәнрәк булса, җир кишәрлегенең өлгерүе шулкадәр якынрак була. Бу очракта индексның оптималь күрсәткече - 0,2 - 0,3. Ашлыкның дымлылыгын SWIR индексы буенча билгеләргә була.

Бу хакта тулырак якын арада «Агрополия» ютуб-каналында белергә яки Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә 8-800-444-16-70 (өстәмә: 8) телефоны буенча консультация алырга мөмкин булачак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев