Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында авыл хуҗалыгы техникаларын тикшерү үтте

Узган атнада районда авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую буенча конкурс үтте. Гадәттәгечә, көз көне кыр эшләре тәмамлангач, техникаларны саклауга кую буенча конкурс үткәрелә. Махсус комиссия карап тикшерә, җитешсезлекләрне ачыклый. Быел комиссия составында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан инженер-техник бүлек начальнигы Ришат Булатов һәм "Россельхозцентр"ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары...

Узган атнада районда авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую буенча конкурс үтте.

Гадәттәгечә, көз көне кыр эшләре тәмамлангач, техникаларны саклауга кую буенча конкурс үткәрелә. Махсус комиссия карап тикшерә, җитешсезлекләрне ачыклый. Быел комиссия составында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан инженер-техник бүлек начальнигы Ришат Булатов һәм "Россельхозцентр"ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин бар иде.

Алар авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән райондагы техника торышын тикшерде. Соңыннан конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләделәр. Беренче урында "Лениногорская" агрофирмасының Урдалы бүлекчәсе, икенчедә - "Сатурн-Урал" хуҗалыгы.

Фотолар авыл хужалыгы идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техникум