Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында иң яхшы сыер савучыларны һәм технологларны билгеләделәр (+ФОТОЛАР)

Районның “Ленин” хуҗалыгында (Федотовка авылы) машина белән сыер саву операторлары һәм технологлар конкурсы узды.


Конкурска катнашырга дип хуҗалыклардан 15 сыер савучы һәм 8 технолог килде. Алар теоретик һәм практик өлеш буенча көч сынашты. Хезмәтчәннәр сорауларга тиз генә җавап биреп, практик өлештә дә сынатмадылар.


Машина белән сыер саву операторлары саву аппаратын тиз генә сүтеп, җыеп куйгач, сыер савуда осталыкларын күрсәтте. Технологлар лабораториядә эшләде.


Шулай ук төрле кызыклы конкурсларда да катнашып алдылар, мәсәлән, таяк тартышу, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату.


Сыер савучылар арасында беренче урынга “Лениногорская агрофирмасы”ннан Дания Гарифуллина лаек булды. Ул мультиварка белән бүләкләнде. Технологлар арасында беренче урынны урынны “Сатурн-Урал” җәмгыятеннән Илназ Ситдиков алды, ул да мультиварка белән бүләкләнде.


Федотовка авылы үзешчәннәре конкурсны ял концерты белән бизәде.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев