Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Лениногорск районында хуҗалыклар язгы кыр эшләренә әзерләнә. «Лениногорская» агрофирмасы да бүген язгы чәчү һәм булачак уңыш турында кайгыртып яши.

 Аның  25,2 мең  гектар  чәчүлек  җире  бар.  Язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү  барышында  үз  инвесторы  - «Татагролизинг» АҖ ярдәмендә  запас частьләр  сатып алынган.    Ремонтланган  тракторларны, тагылма агрегатларны җыясы  гына  калган һәм шуннан  соң  аларны  әзерлек линейкасына  төзергә  була.    Агрофирма  тулы  күләмдә  сыйфатлы  орлык  әзерләү хәстәрен дә күргән.   Минераль ашламалар  кайтару  дәвам итә, аларның  бер  өлеше  дәүләт программалары ярдәмендә алынган,  бер  өлеше  - инвестор акчасына.  

Агрофирманың  «Урдалы» бүлекчәсе  идарәчесе  Исхак Җиангиров –    өлкән  һәм ихтирамлы  хезмәткәрләрнең берсе.    Ул  тармак хезмәткәре  булып  53 нче  язын  каршылый  инде.  “Керкәле” һәм “Шөгер” бүлекчәләре  эшчәнлеге  өчен  дә ул  җаваплы.    Җиангиров бригадасына  бу  язда  11  мең  гектар  җир  эшкәртәсе  була.

«Без моңа  әзер,   инвестор һәрвакыттагыча, булыша»,- дип  сөйли Исхак Җиангиров. Идарәче  ассызыклаганча, район хакимияте  дә  төрлечә  ярдәм  күрсәтә.  «Иң мөһиме, һава шартлары  гына әйбәт булсын.  Кышкы  көннәргә караганда,  җәй  быел  яңгырлы  булырга    тора. Шуңа  күрә  чәчүгә  әзерләнүгә  зур  җаваплылык  белән карыйбыз», - дип  аңлата  тәҗрибәле  игенче.

Чыганак: http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1432917.htm

http://agro.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев