Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскиның яшь авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре «Россиянең яшь эшкуары - 2020» конкурсында катнаша алалар

14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшмәкәрләре «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: molpred-116.ru шулай ук анкета тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: molpred2020rt@mail.ru.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 28 август.

Гариза бирү һәм катнашу өчен 8 номинациянең теләсә кайсын сайларга мөмкин: “Интернет-эшкуарлык” “Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы” “Франчайзинг”, “Социаль эшкуарлык”, “Җитештерү”, “Инновацион эшкуарлык”, “Сәүдә” һәм “Хезмәт күрсәтү өлкәсе”.

Төбәк этап финалы бу елның 1 сентябрендә узачак.

Җиңүчеләргә бизнесны үстерү өчен 15 мең, 25 мең һәм 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша алалар һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә күрсәтә алалар.

«Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсының финалы Уфада узачак.  “Россиянең яшь эшкуары – 2020” конкурсы “Эшкуарлыкны популярлаштыру” илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Конкурсны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм “Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

 

Фото: agro.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X