Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Әллә эшкә Ялтауга китәргәме?

"Авылга эшкә кайтасың киләме?" - дигән сораштыру үткәрсәң, күбесе "Юк", - дип җавап бирәчәк. Яшьләр, гомумән дә, авылдан китү ягын карый. Авылда эшләү дигәч, һәркайсының күз алдына аз хезмәт хакы, ялсыз тормыш килеп баса. Ләкин бу бөтен җирдә дә алай түгел. Районыбызда ышанычлы адымнар белән атлаучы "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятенең эш шартларына...

"Авылга эшкә кайтасың киләме?" - дигән сораштыру үткәрсәң, күбесе "Юк", - дип җавап бирәчәк. Яшьләр, гомумән дә, авылдан китү ягын карый. Авылда эшләү дигәч, һәркайсының күз алдына аз хезмәт хакы, ялсыз тормыш килеп баса. Ләкин бу бөтен җирдә дә алай түгел. Районыбызда ышанычлы адымнар белән атлаучы "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятенең эш шартларына һәм хезмәт хакына карасаң, фикер-карашларның үзгәрәчәгенә шик юк.


Җәмгыять 2010 елның апрель аенда оеша. Аңа 14 авыл керә. Авыл хуҗалыгында файдалана торган җирләре - 43 мең 528 гектар, шул исәптән сөрү җирләре - 34 мең 456 гектар.
Бүгенге көндә җәмгыятьтә 5 - сөт, 2 симертү фермасы эшли. 1 мең 546 савым сыерыннан югары күрсәткечләргә ия булган сөт савалар. Мәсәлән, шушы елның 1 сентябренә гомуми сөт күләме - 50 мең 814 тонна тәшкил иткән. Хуҗалык көненә уртача 19 тонна сөт реализацияли. Билгеле, күп итеп тапшыргач, сатудан кергән акча да саллы гына.
Узган ел Ялтау авылы территориясендә яңа терлекчелек комплексы төзелә башлый. Ул 1 мең 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнеп, "Татагролизинг" инвестиция проекты буенча эшләнелә. Төзү эшләре төгәлләнү алдында. Комплекс заманча технологияләр таләбенә туры килә, терлекләрне асрау һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган. Ә бу, үз чиратында, югары җитештерү күрсәткечләренә ирешергә һәм хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Биредә эшчеләр өчен дә уңайлы шартлар булдырылган. Якты, заманча корпуслар, уңайлы эш графигы - болар барысы да чынбарлыкта. Терлекченең эшен җиңеләйтү өчен инвентарьлар белән тәэмин ителгән. Ял итү өчен аерым бүлмә ясап куюлары - хезмәткәрнең хезмәтенә лаеклы бәя бирү. Читтән килеп эшләүчеләрне эшкә алып килү һәм кайтару өчен вахта оештырылган. Иң мөһиме - биредә эшченең хезмәтен күрә һәм бәяли беләләр. "Ялтау" бүлекчәсендә сыер савучыларның айлык уртача хезмәт хакы - 19 мең 374 сум, ә терлек караучыларныкы - 18 мең 359 сум тәшкил итә. "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте яңа комплекска сыер савучылар, терлек - бозау караучылар һәм тракторчы-машинистларны эшкә чакыра. Терлекче һөнәре - мактаулы, авыр хезмәтләрнең берсе. Элек моңа башка караш яшәп килсә, вакытлар узды, фикерләр үзгәрде. Хәзер күп күләмдә хезмәт хакы алып эшләсәң, офиста компьютер каршында утыручы хезмәткәрнең дә әлеге һөнәргә көнләшеп каравы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ялтау