Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында Лениногорск районыннан Альмир Вәлирахманов җиңүче булды

Казанда агропромышленность комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды.

2019 елда  конкурс шартларының кырыслануына  да  карамастан,  катнашучылар  саны  узган  елдан кимрәк  булмады һәм   анда  катнашуга  360тан артык  гариза  бирелгән.

Конкурста  катнашучылар 9 номинация  буенча ярыштылар:  «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы», «Иң яхшы  механизатор», «Иң яхшы  ветеринария табибы», “Иң яхшы инженер-механик”, «Машина белән сыер саву буенча  иң  яхшы  оператор», «Иң яхшы зоотехник»,   «Терлек  үрчетү  буенча  иң яхшы технолог»,     «Иң яхшы терлекче-бозау караучы». Быел   конкурс аграр  белгечлек  буенча  укучы  студентлар  өчен  дә  үткәрелде. 

Бүләкләү тантанасында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары   Наил Залаков катнашты. Ул  катнашучыларны  котлап,  авылда  яшьләргә ярдәм  чаралары  турында  да  сөйләде.   

Конкурс йомгаклары  буенча «Иң яхшы  механизатор» номинациясендә районның Түбән Чыршылы авылыннан "Спартак агрофирмасы" хуҗалыгыннан Альмир Вәлирахманов икенче урын яулады.

Молодец. Котлыйбыз!

 

Фото: редакция архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X