Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтүләр уза (+ фотолар)

Ел саен язгы чәчү алдыннан авыл хуҗалыгы техникаларына, тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник күзәтүләр уза.

 

Озак вакыт кышкы саклаудан һәм ремонт үткәргән техникалар техник күзәтү аша үтә.
Бүгенге көндә техник күзәтүләр «Сатурн-Урал»,«Август-Лениногорск», «Агрофирма Ялтау»,  «Спартак агрофирмасы », «Маркс», КФХ Ганиев И.М., КФХ Хайрутдинов Н.Л. һәм «Ленин» хуҗалыкларында узды.

Якын көннәрдә «Восходящая Заря»,  «Йолдыз», КФХ “Хәбибуллин Ф.З”, ИП Кузнецов И.Н. предприятиеләрендә көтелә.

Әлеге чараларны үткәргәндә хуҗалык тракторчылары белән кыр һәм транспорт эшләрендә тракторлар һәм тагылма техниканы имин эксплуатацияләү буенча аңлату эшләре алып бара. Һәр механизатор үз техникасын техник күзәтүгә тәкъдим итә.

Тикшерү вакытында тракторларның регистрациягә кую белешмәсе, ОСАГО полисы, моннан алдагы елларда техник күзәтү узу турында белешмә, тракторчы-машинистның таныклыгы тикшерелә.

Тракторның техник халәте тормоз системалары, руль идарәсе,  яктырту приборларының төзеклеге бәяләнә. Шулай ук тракторда медицина аптечкасы, ут сүндергеч һәм авария тукталышы билгесе  булуы карала.

Техник күзәтү үткәргәндә, кимчелекләре булу сәбәпле, 6 акт төзелде, алар кабаттан техник күзәтү узачак.Өч вазифаи затка карата кимчелекләрне бетерү өчен күрсәтмә язылды.

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев