Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район басу-кырларында кызу урак өсте

“Сатурн-Урал” хуҗалыгы кырларына барганда игенчеләр көзге бодай суктыра иде.

Кырда 7 комбайн эшли. Алты-җиде КамАЗ машинасы икмәкне кырдан амбарга ташып тора. Басуда янгын куркынычсызлыгына да игътибар бирелгән, янгын сүндерү машинасы кизү тора. Комбайнчыларның кичке аш вакытына туры килдем.

Хуҗалык ашханәсеннән бәрәңге пешереп алып килгәннәр иде. Кырда эшләүчеләрне Ике тапкыр ашату оештырылган.

Хуҗалыкта җиденче сезонын эшләүче Ринат Гобәйдуллин беренче атнаның лидерлар рәтенә чыккан, ул  уракның беренче атнасы нәтиҗәләре буенча җиңүче булган.
-    Комбайн әлегә эшләп тора, икмәк бар, начар түгел. Шулай булгач, эшлибез. Чзчкән икмәктән мул уңыш алсак, үзебезгә дә күңелле. Бүләкләнүгә дә бик шатмын, - ди Ринат Гобәйдуллин.

13 август көненә “Сатурн-Урал” хуҗалыгы 1700 гектарда икмәк суктырган. Шуннан 5 мең 100 тонна бөртеклеләр җыеп алганнар.

 

Розалия Мостафина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X