Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район хуҗалыкларының чәчүдә эшләүче алдынгы механизаторлары

Район кыр-басуларында чәчү эше соңгы гектарларда бара. 23 май көненә язгы бөртеклеләр 20 мең 405 гектарда чәчелгән.

Иң күп мәйданнарны арпа, сабан бодае алып тора. Шулай ук силос өчен кукуруз 2 мең 684 гектарда, шикәр чөгендере 1 мең 500 гектарда чәчелгән. Моннан тыш югары маржиналь культуралар: май һәм орлык өчен  рапс белән  көнбагыш та игелде. Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 5 мең гектардан артыграк чәчелгән.

Кырларда эш туктап тормый. Чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү, яфрак һәм тамырдан тукландыру эше бара.
Әлбәттә, зур мәйданнарны эшкәртү, чәчү районыбызның тырыш механизатор-игенчеләреннән башка булмый. Авыл хуҗалыгы идарәсе хуҗалыкларда эш күрсәткече югары булган механизаторлар исемлеге тәкъдим итә. Без аларны газетта күрсәтергә булдык.


“Сатурн-Урал” хуҗалыгында чәчүдә Камил Галиуллин К-744 Р2 маркалы трактор белән күп мәйданнарда чәчү эше башкарган. Иван Звонорев җир эшкәртүдә алдынгы.


“Маркс” хуҗалыгында чәчү эшендә Рәис Шакировка тиңнәр юк. Ул “Нью-Холланд” тракторы белән 1 мең 700 гектарга якын эшләгән. Җир эшкәртүдә Зиннур Шириев тырышлык куя.

“Лениногорская агрофирмасы”ннан Рамил Зиянгировның чәчүдәге күрсәткечләре югары.

“Восходящая Заря” хуҗалыгында  Евгений Давыдов “МТЗ-82” тракторы белән чәчүдә эшли. Ул да зур мәйданнарда эш башкара.

“Йолдыз” хуҗалыгыннан Владимир Серебряников “МТЗ-1221” тракторында чәчү эшен башкара. 22 майга булган мәгълүматка караганда, ул 600 гектардан артык мәйданда чәчкән.
 

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев