Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда "Хәбибуллин" фермер хуҗалыгы уракның экваторына җитте

Быел кырда эшләүчеләр икмәк уңышын аз дими. Дөрес, быел урып-җыюга һава шартлары гына бераз комачау итә. Башта кызу көннәр торды, урак башлангач кына кимеде. Шулай булса да, игенчеләр, тырышлык куеп, бөртеклеләрне югалтмаска дип, эшли.

Әнә “Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгы уракның экваторына да җиткән. Кырда 350 гектарда икмәк суктырылган, 1100 тонна бөртекле җыелган. Арпа суктыру тәмамланган, амбарга салып куйганнар. Кырда ике комбайн эшли. Ике Азат: берсе Хәбибуллин, икенчесе Хәйдәров.

Алар икесе дә әлеге хуҗалыкта күптәннән эшли. Азат Хәбибуллин ел саен сынатмый, “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесендә флагны да һәрвакыт ала, шундый ук конкурсның республикакүләмендә дә җиңү яулаганы бар. Быелгы уракта бер атна эчендә КЗС-7 комбайнында 456 тонна бөртеклеләр суктырып өлгергән ул. Азатка акчалата сертификатны һәм җете кызыл төстәге флагны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов тапшырды.

Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин әйтүенчә, көзге бодайның яңа сортын чәчкәннәр. Уңышы әйбәт, ди. “Фотинья” сорты гектарыннан 30 центнер бодай биргән. Аңа кадәр арпа суктырган булганнар, аның  уңышы исә 35 центнер тәшкил иткән.

 

Розалия Мостафина

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X