Заман сулышы

Районда язгы чәчү тәмамлану алдында

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматына караганда, районда язгы чәчү тәмамлану алдында тора, бу эш 95 процентта башкарылган.



Алда карабодай, кукуруз һәм көнбагыш чәчәсе бар әле.
Авыл хуҗалыгы идарәсе кыр эшләрендә тырышып эшләгән механизаторлар исемлеге дә тәкъдим итә.


“Лениногорская агрофирмасы”ннан Рамил Зиянгиров, Александр Кирсанов К-744 тракторларында  чәчүдә эшли.

“Сатурн-Урал”дан Камил Галиуллин зур мәйданнарда чәчү эше алып бара.

Җир сөрү буенча алдынгылар рәтендә – “Маркс” хуҗалыгыннан Рәис Шакиров.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: