Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда җәйгә яңа ферма кулланынышка тапшырылачак

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 7 апрель көненә районда тулаем сөт җитештерү күләме 40 тонна тәшкил итә. Бер сыердан уртача 13,4 килограмм сөт савалар.


Апрельнең җиде көне эчендә район аграр предприятиеләрендә сөт җитештерү 1,2 тоннага арткан. Районда мөгезле эре терлек саны – 10 мең 108 баш, шул исәптән сыерлар саны – 4 мең 214 баш.

Сөт җитештерү төрле хуҗалыкларда төрлечә. Иң күп җитештерүчеләр рәтендә “Август-Лениногорск” тора. Биредә бер сыерга туры килгән сөт күләме – 20,4 килограмм. Әйтергә кирәк, әлеге хуҗалык узган елгы күрсәткечне арттыруга иреште. “Сатурн-Урал” хуҗалыгы да терлекчелек буенча уңышлы эшли. Тулаем сөт саву – 6,9 тонна, “Маркс”та бу күрсәткеч – 4,1 тонна, “Спартак агрофирмасы”нда – 3,4 тонна.

Киләчәктә районда сөт җитештерү тагын да артыр дигән ышаныч бар. Ялтау авылында 550 башка яңа ферма төзелә. “Август-Лениногорск” хуҗалыгы хезмәтне саклау буенча белгече Денис Сарычев әйтүенчә, эшләр график буенча алып барыла. Хәзерге вакытта 400 башка исәпләнгән сыер абзарында тәрәзәләр куелган, эчке стеналарны һәм бүлемнәрне (перегородка) кирпечтән өю эше бара. Фасад төзелеше дәвам итә. Сөт саву блогында түбә ябу эше бара.

Ялтау авылындагы яңа ферманы быел җәйгә кулланылышка тапшырырга планлаштыралар. Әйтергә кирәк, монда сыерлар чылбырда тормаячак, ә ирекле рәвештә йөриячәк.

 

Фотолар: "Август-Лениногорск"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев